Яңалыклар

18.10.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин җитештерүдә имгәнүләр очракларын кисәтү буенча эш барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

17.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

16.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә булды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән сәнәгать кооперациясен киңәйтү турында фикер алыштылар.

16.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» VIII халыкара форумында катнашты.

Форум Мәскәүдә 2025 елның 15-17 октябрендә уза.

16.10.2025

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.

Михаил Пиотровский Казанга «Эрмитаж – Казан» күргәзмә үзәгендә «Юсуповы. Роскошь сквозь века» ("Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт») күргәзмәсе ачылышына килгән. Күргәзмә 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булдырылган Эрмитажның беренче вәкиллек үзәгенең 20 еллыгына махсус әзерләнгән.

16.10.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО студентлары, шул исәптән Татарстан студентлары белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО ректоры Анатолий Торкунов белән югары белем бирүне үстерү, төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

16.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) ректоры Анатолий Торкунов мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу МГИМОда узды.

15.10.2025

Бүген Лаеш районында Сокуры авылын транспортта урап узучы яңа юлны ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев катнашты.

15.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Запорожье өлкәсе башкарма хакимиятеннән Россия сенаторы, Федерация Советының Оборона һәм иминлек комитеты әгъзасы Дмитрий Рогозин белән очрашты.

15.10.2025

Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрлары сценарий шартларының һәм Россия икътисады үсешен фаразлауның база варианты буенча төзелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.

Тыңлаулар ТР Дәүләт Советы бинасында узды. 

Битләр: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>