XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов очрашты.
XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары – Департаменты (перспективалы үсеш) башлыгы Олег Аксютин белән эшлекле очрашу уздырды.
Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елда шул ук исемдәге шәһәрдә оештырылган «Кронштадт» инжиниринг үзәгендә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер XIV Петербург халыкара газ форумы күргәзмәсендә Татарстан предприятиеләре стендларын карадылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - XIV Петербург халыкара газ форумында катнашу.
2025 елда Татарстанда балалар һәм яшьләрне җәйге савыктыру кампаниясе план күрсәткечләрен арттырып тәмамланды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде.
Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2019 елдан бирле тотрыклы үсеш күрсәтә, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 359,4 млн доллар тәшкил иткән. Бу хакта бүген "TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумының пленар сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара бизнес-форумы кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.
Экспозиция Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта урнашкан.
Форумның пленар сессиясе башланганчы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин күргәзмәдә катнашучы компанияләрнең стендлары белән танышты.
Бүген Казанда "TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче форумы кысаларында иртәнге бизнес ашы узды. Эшлекле иртәнге ашта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Безнең максат - имин җитештерү процессының һәм корпоратив культураның аерылгысыз өлешенә әверелә торган мохитне тәэмин итү. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда оештырылган Сәнәгать куркынычсызлыгы буенча дәүләтара советның XXIII утырышында хәбәр итте