ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумында Татарстан делегациясе эшенә йомгак ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин спорт экипировкасы һәм спорт хоккей командаларын тәэмин итү өчен инвентарь тапшыру тантанасында катнашты.
Чара Казанның Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1) узды.
Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны карады. Беренче объект Мәскәү ур., 2 адресы буенча урнашкан ЦУМ бинасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллегенең яңа җитәкчесе Эли Исанович Кагарбеков белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан һәм "Газпром" республиканы газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү, компания белән Татарстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне арттыру эшен дәвам итәчәк. Бүген XIV Петербург халыкара газ форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер тиешле документларга кул куйдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Газ базары 2025-2035: трансформация шартларында яңа төсмерләр» пленар утырышында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов видеоэлемтә аша Биектау районының Әлдермеш авылында яңа микрорайонны челтәр газына тоташтыру тантанасында катнаштылар.
Чара XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында видеоэлемтә аша узды.
XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев Татарстан Республикасының ике күргәзмә стендында булдылар.
Бүген XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер очрашты. Яклар республика һәм компаниянең киң даирә мәсьәләләр буенча хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты. Очрашу XIV Петербург халыкара газ форумы кырларында узды.