Яңалыклар

10.07.2023

Бүген Казанның «Баскет-холл»ында  XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасы старт алды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф һәм Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнашты.

10.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркны карадылар.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү буенча «Соллерс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында узды. Старт «Иннопром-2023» кысаларында Татарстан Республикасы стендында узды.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " Иннопром-2023" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Таҗикстан Республикасы Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Назар Азиз Савзали белән очрашты.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеевны Үзбәкстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады.

10.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.

09.07.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елгы Бөтенроссия кыр көне кысаларында үткән Җир сукалау буенча X Россия ачык чемпионатын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

08.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларындагы агымдагы вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү темплары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.07.2023

Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 75%ы. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүматларны җиткерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты

Битләр: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>