Яңалыклар

08.07.2023

Рөстәм Миңнеханов республикада табигый һәм техноген янгыннар килеп чыгуны кисәтү эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе белдерде.

08.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларында иминлек мәсьәләләрен тикшереп торырга кушты.

08.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсен карарга чакырды. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

07.07.2023

Бүгенге көндә Татарстан агросәнәгать комплексы -  яхшы үсеш потенциаллы заманча югары технологияле тармак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкцияләр басымы шартларында илебез игенчелегенең эшләве» пленар утырышында белдерде. Чара «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе кысаларында узды. Утырыш эшендә РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, федераль ведомстволар, дәүләт компанияләре, тармак берлекләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.

07.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсендә булдылар. Бу - илебез агросәнәгать комплексы казанышларының 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узучы иң эре күргәзмәсе.

06.07.2023

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллиеның тантаналы старты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты.

06.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

06.07.2023

Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында җир сөрү буенча X Россия ачык чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

06.07.2023

Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр филиалы хезмәткәрләренә 30 яңа хезмәт автомобиле ачкычын тапшырдылар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

06.07.2023

Татарстанда ел саен техник һәм технологик модернизациягә республика бюджетыннан 1,8 млрд сум бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо»да «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Битләр: << ( 331 ) 332 333 334 335 336 337 338 339 340 >>