Яңалыклар

24.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә I яртыеллыкта Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2023 ел ахырына кадәр бурычлар буенча берничә йөкләмә бирде.

24.07.2023

2023 елның 1 яртыеллыгында Татарстанда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 252 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый мәгълүматлар китерде. Төп тема - Татарстанның берләштерелгән бюджетының 1 яртыеллык үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

23.07.2023

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале чараларында катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, фестиваль Болгарда уза.

23.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген игеннәрнең уңышна бәйле эшләрнең ничек баруын белү һәм урып-җыю кампаниясе барышы белән танышу өчен берничә муниципаль районда булды.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, башка рәсми затлар озата йөрде.

23.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты, шулай ук район территориясендәге кайбер объектларны карады.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озата йөрде.

23.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Нурлат һәм Әлки муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Сәфәрнең төп максаты - төбәк кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышу.

22.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Болгардагы Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» халыкара фестивале чараларында катнашты. Дәүләт Киңәшчесе фестивальне бер атна элек Болгар музей-тыюлыгында ачкан иде.

22.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Президент Академиясенең Җәйге Кампусы» XI халыкара мәгариф форумын ябу тантанасында катнашты.

Чара А.С. Попов исемендәге административ-эшлекле үзәктә (Иннополис шәһәре) узды. Шулай ук онлайн трансляция оештырылган иде.

22.07.2023

Татарстанда төзелә торган объектларда бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен даими тикшерүләр үткәрелә. 2023 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1 443 тапкыр булган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 608 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе төзелә торган объектларны контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында 295 тикшерү үткәрде. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 571 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

21.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы Соборында булдылар. Чара Казанда Изге Ана иконасының 444 еллыгына багышлана.

Битләр: << 321 322 323 324 325 ( 326 ) 327 328 329 330 >>