Яңалыклар

13.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында «Утрау» шәһәр яны комплексында булды һәм эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән республика территориясендә шәһәр яны ял итү объектларын үстерү турында фикер алышты.

13.07.2023

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 37 мәсьәлә куелды.

12.07.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф Чаллыдагы «КАМАЗ» заводында булдылар. Аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

12.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә импортны алмаштыру буенча компетенцияләр үзәге» КАБО директоры Илья Массух белән очрашты.

11.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән металлургия компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Анатолий Седых белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

11.07.2023

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Үзәк хәрби округында эшләре барышында  Татарстан Республикасында урнашкан предприятиеләрдә дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде. Визиты кысаларында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

11.07.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булдылар. Аларны ТР спорт министры Владимир Леонов һәм югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов озата йөрде.

11.07.2023

Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларын гамәлгә ашыруга барлыгы 2 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.

11.07.2023

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты, ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.

Битләр: << 321 322 323 324 325 326 327 328 ( 329 ) 330 >>