Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаша. Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Киңәшмәнең онлайн-трансляциясе оештырылган.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча Мәскәү Хөкүмәтендә урынбасары Анастасия Ракова, Россия Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары ректорлары, педагоглар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) максималь балл җыйган мәктәпләрне тәмамлаучылар, шулай ук халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты.
Очрашу мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында узды.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис. югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - ИТ-парк мәйданчыгында уза.
Бүген республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Татарстан башкаласында Казансу яр буенда Милли китапханә янында балалар ял паркы барлыкка киләчәк. Киләчәк шәһәр киңлеге мәйданчыгын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин карады.
2018 елдан алып Татарстаннан 3 меңгә якын яшь гаилә дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә торак шартларын яхшыртты. Республикада ТР Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча дүрт программа гамәлгә ашырыла: «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Яшь гаилә», яшьләр торак конкурсы һәм торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.
Иртәгә, 2023 елның 16 августында, «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион киңәшмәсе быел Казанда, «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк базасында (Спартаковская ур.) узачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында пленар утырышның онлайн-трансляциясе булачак (төп биттәге сылтама буенча) www.prav.tatarstan.ru). трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясенең Попечительләр советы рәисе Әсгать Сәфәров стендка ату буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчеләре, пуля белән ату буенча БДБ илләренең II уеннары җиңүчеләре белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнеханов, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ПИК - специализированный застройщик» ГАҖ генераль директоры Иван Поландов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.