30.03.2013
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 4,709 млрд.сумга 823 йорт кергән. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә 473 күп фатирлы торак йортта капиталь ремонт буенча эшләр башланган инде.
29.03.2013
Татарстанда халыкның табигый артуы - республикада дәүләт программаларының уңышлы булуын раслаучы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәсе ул. Бу фикерне ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында җиткерде.Утырыш Ижевскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узды.
29.03.2013
Демографик сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында бүген Ижевскида узган Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында фикер алыштылар. Утырышны РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, анда Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
29.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә иллеләп кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында машинист, үзбушаткыч һәм бульдозер йөртүчеләрдән алып табиблар, мәдәният эшлекләре, федераль хезмәтләрнең республикадагы идарәләре белгечләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, төзүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары, югары мәктәп вәкилләре, фән эшлеклеләре, архитекторлар, геологлар, икътисадчылар һәм юристлар бар иде.
29.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” Попечительләр советы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Министрлар кабинетында булды.
ТР ИВФ Попечительләр советы әгъзалары аерым алганда, “Республика конкурсы турында кагыйдәләр “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идеяләр “ проектын карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров чыгыш ясады.
27.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Россия 24" телеканалының "Сенат" программасында катнашты. Мәскәү телестудиясе белән турыдан-туры элемтәдә булып, Татарстан парламенты башлыгы күптән түгел Страсбургта Россия делегациясе составында Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар сессиясендә катнашуы турында сөйләде.
27.03.2013
Бүген, 2013 елның 27 мартында, “Комсомольская правда” газетасында "Минтимер Шәймиев: "Әгәр хакимияткә килсәң, "рәхмәт" әйтүләрен көтмә!" исемле ТР Дәүләт Киңәшчесе катнашында әңгәмә басылды, ул республиканың ММЧда зур резонанс барлыкка китерде.
27.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында дүртенче тапкыр “Чиста су. Казан” дигән махсуслаштырылган күргәзмә һәм шул ук исемдәге конгресс эшли башлады. Быелгы конгресс һәм күргәзмә Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елының төп чаралар планында да урын алуы белән дә әһәмиятле. Аның ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Су ресурслары буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноров, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һ.б. катнашында узды.
26.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгендә булды.
Искә төшерәбез, Аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгенең ачылышы 18 мартта булды.Беренче булып аккредитация бейджлары һәм униформа комплектлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов , РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башка рәсми затларга тапшырылды.
26.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кыска сроклы ялга китте. Аның вазыйфаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков башкара.