Яңалыклар

02.04.2013
Бу көннәрдә Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры Мераль Акшенер җитәкчелегендә парламент делегациясе - Казанда эшлекле сәфәрдә. Бүген кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.
02.04.2013
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Региональ үзәкләштереп игълан салу автоматлаштырылган системасын (РАСЦО) эшләтеп карау, нәтиҗәлелеген бәяләү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән Татарстанда гражданнар оборонасы җитәкчесе - ТР Премьер-министры әмере белән, 9 апрель көндез сәгать 10нан 12гә кадәр арада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системаларын сынау ниятләнә.
02.04.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Илдар Халиков кунакларны Татарстан башкаласында сәламләде һәм киләчәктә Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды белән мөнәсәбәтләрнең үсүенә ышанычын белдерде.
02.04.2013

Бүген Казанда Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров Универсиада Авылы торак корпусларында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
Юныс-Бәк Евкуров Казанга эшлекле визит белән килде (2013 нче елның 1-3 апреле).
02.04.2013
Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
02.04.2013
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин эш визиты белән килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев каршы алдылар.
02.04.2013
Российсия Федерациясе һәм Франция арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә ярдәм итә, бизнес үсешенә шартлар тудыра. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жаном де Глиниасти белән очрашуда шуның турында игълан итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, очрашуда Франция бизнесы вәкилләре делегациясе катнашты. Кунакларны сәләмләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Жан де Глиниастига Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасына һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә гадәттәгечә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Безнең бердәм эшебез аркасында без күп проектларны гамәлгә ашыруга ирешәбез, дип әйтте Татарстан Президенты.
01.04.2013
Бүген кич Татарстан Республикасы башкаласы Казанга Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында Юныс-Бәк Евкуров җитәкчелегендәге Ингушетия Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

30.03.2013
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары хакында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне ТР ның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
30.03.2013
Татарстан Республикасында 2013елның 30 мартына бирелгән мәгълүматлар буенча җир кишәрлеге алуга 20545 күп балалы гаиләдән гариза алынган. Шул исәптән март аенда 696 гариза бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмәне ТР ның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Битләр: << 1801 1802 1803 1804 1805 1806 ( 1807 ) 1808 1809 1810 >>