10.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты (Мәскәү).
09.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия компаниясе Archimedes Exhibitions җитәкчелеге белән очрашуда Казанда политехник музей оештыру перспективалары турында сүз барды. Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров катнаштылар.
09.04.2013
“ICL КПО ВС” компаниясе сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод бүген Татарстан Лаеш районы Усады авылында үз эшен башлады. Җитештерүне кузгатып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.
09.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Комлы Кавал авылында "Дружба" яңа спорт-ял итү комплексын ачты. Шулай ук ул район предприятеләрендә һәм табиб амбулаториясендә булды.
09.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Визит кысаларында ул берничә объектны карыячак, спорткомплекс һәм завод ачылу тантаналарында катнашачак.
09.04.2013
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстанда региональ әһәмияттәге гомуми файдаланыш юлларында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
08.04.2013
Бүген Амстердамда (Нидерланд корольлеге) Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) Советы рәисе Р.Н.Миңнеханов Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге буенча кайбер документларга имза салды. Чара Амстердамда Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында рәсми рәвештә ачу (2013 елның 8 апреле) кысаларында узды. Көннең икенче яртысында Россия һәм Нидерланд вәкилләре, икътисад, фәнни тикшеренүләр һәм мәдәнят өлкәсендә Россия Федерациясе белән Европа Союзы арасындагы стратегик партнерлыкка таянып, үзара файдалы хезмәттәшлек турында документларга имза салуда катнаштылар. Барысы 28 документка имза салынды.
08.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашты. Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге Елына стартны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс бирделәр. Ачу тантанасы «Амстелда Эрмитаж» (Амстердам) музеенда узды.
08.04.2013
Россия рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген эш визиты белән Амстердамга (Нидерланд Корольлегенә) килде. Сәфәренең төп максаты – Россиянең Нидерландтагы һәм Нидерландның Россиядәге кара-каршы Елын ачуда катнашу. Ачу тантанасы бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Нидерланд Королевасы Беатрикс катнашында булачак.
08.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте