Яңалыклар

15.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында (Мәскәү) “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, Россиядә наноиндустрия үсеше кысаларында булдырылган нанотехнология үзәкләре 2013 ел ахырына үзләренең 200дән артык стартап-компанияләрен финанслыйлар.
15.04.2013
Бүген Прагада Чехия-Татарстан бизнес-форумы кысаларында хезмәттәшлек турындагы ике меморандум имзаланды. Искә төшерәбез, форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба катнашты.
15.04.2013

Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия-Татарстан бизнес-форумын (Прага шәһәре) ачуда сәламләү сүзендә әйтте. Аның сүзләренчә, Чехия–Татарстан товар әйләнеше 2012 йомгаклары буенча 1,7 мәртәбә артты һәм 223 млн АКШ доллары тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов икътисадый форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Чехия–Татарстан бизнес-форумын оештыручыларга кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе визиты өчен рәхмәт белдерде.

15.04.2013
Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш визиты (2013 елның 14-16 апреле) кысаларында узды. Кунакларны сәламләгәндә, Мартин Куба билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге шундый олы бизнес-делегациясе – уртак проектларның ике яктан да үсеше буенча киләчәк планнары турында фикер алышырга, Чехия һәм Татарстан (Россиянең бер регионы буларак) эшмәкәрләренә хезмәттәшлекне арттырырга бик яхшы мөмкинлек ул.
15.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Прагада («Марриотт» отендә) узды. Искә төшерик, Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына (2013 елның 14-16 апреле) эш визиты белән барды. Чехиядә татар община - Европада иң яшь һәм оештырылып кына килүче диаспораларның берсе. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча бүгенге күндә Чехиядә 300 татар яши. Шулай да Прага татарларына иҗтимагый активлык хас.
14.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Чехия Республикасына эшлекле даирәләр делегациясе визиты башланды. Визит 2013 елның 14-16 апрельләрендә булачак. Прага шәһәренең Вацлав Гавел исемендәге аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры министр Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.
14.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буе һәм "Казан-Арена" футбол стадионы төзелеше белән танышып чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрделәр.

13.04.2013
Татарстан Хөкүмәте белән Россия Хөкүмәте хоккей командалары арасында бүген Казанда иптәшләрчә уен узды. Татарстан Республикасы командасы составында Спорт сарае бозына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

13.04.2013
Язгы кыр эшләрен туфракта язгы дымны саклап сыйфатлы башкару мөһим. Агымдагы елда нинди уңыш алу шуннан тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
13.04.2013
Республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.  Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 1801 ( 1802 ) 1803 1804 1805 1806 1807 1808 1809 1810 >>