Яңалыклар

31.01.2014
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.
31.01.2014
2014 елда Татарстанда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 10 меңнән артык урын булдырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт думасы депутаты, РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашты.
31.01.2014
Бүген ИТ-паркта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
31.01.2014

Наркоманлык таралу мәсьәләсен көч структуралары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм эшләве шартларында гына хәл итеп була. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Наркотикларга каршы комиссия һәм Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында белдерде.

31.01.2014
Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2014 елда хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
31.01.2014
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконфернцэлемтә режимында Комиссия рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов уздырды. Көн үзәгендәге мәсьәлә- аномаль түбән температура вакытында Татарстан гражданнарының иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде.
31.01.2014

Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән, шул исәптән федераль һәм республика акчалары исәбенә дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АСК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.

30.01.2014
Узган ел хезмәт хакларын түләү буенча бурычлары булган 77 оешманың 17 се буенча прокуратурага һәм дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Иң күп бурыч җыйган оешмалар исемлегендә авиатранспорт предприятиеләре - беренче. Мисалга, хезмәт өчен түләнергә тиеш булган акчалар буенча «Ак Барс Аэро» ААҖнең 35,3 млн. сум, «Татарстан авиакомпаниясе» ААҗнең 30,5 млн сум бурычы бар. Бу хакта бүген Россия федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-методик үзәгендә үткән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Айрат Шәфигуллин белдерде.
30.01.2014
Төп статистик мәгълүматларның ачык булуы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының чиста эшләвенә этәргеч була һәм түрәләрнең нәтиҗәле эшләвенә стимул булырга мөмкин. Мондый фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистика Федераль хезмәте территориаль органының (Татарстанстат) йомгаклау коллегиясендә җиткерде.
30.01.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Владимир Путин уздырды. Көн тәртибенә илнең торак-коммуналь комплексының эффективлыгы мәсьәләләре чыгарылды.Икътисадый советта катнашучылар - ведомстволар җитәкчеләре, губернаторлар, экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре - идарә компанияләре эшен контрольдә тоту, тарифлар формалаштыру, тузган коммуналь челтәрләрне ремонтлау кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Битләр: << 1681 1682 1683 1684 1685 1686 1687 1688 ( 1689 ) 1690 >>