2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләре 10 мең күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. ТР Министрлар Кабинетының бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм бирү турындагы күрсәтмәсен (№271-р) ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин имзалады.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов Норлат муниципаль районына эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводының ихтыяҗлары өчен товарлыгы түбән булган агач материалларын әзерләү процессын карадылар.
Татарстан Республикасында 2013 елда судлар тарафыннан 807697 эш каралган, бу 2012 елдагы белән чагыштырганда 26% ка артык. Бүген бу хакта район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте.
Семинар-киңәшмә 2013 елдагы эш йомгакларына багышланды һәм «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, хокук саклау структуралары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идея» «Инновация-җитештерү технопаркы» ЯАҖ җитәкчелеген һәм коллективын нигез салынуына 10 ел тулу белән котлады.Тантана «Идея» технопаркы мәйданчыгында (Казан, Петербург ур., 50) уздырылды.
Тантана кунаклары – Россия турыдан-туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен, Европа бизнес-инновация үзәкләренең квалификация комитетына техник ярдәм департаменты директоры Джордано Дихтер, «Идея» технопаркы Директорлар Советы рәисе Равил Моратов һәм башкалар.