Яңалыклар

11.02.2014

Икътисадының потенциалы һәм хезмәт сөючән халкы Аксубай районының 2013 елда күрсәтелгән нәтиҗәләрдән югарырракларына нәтиҗәләргә дә ирешә ала иде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне Аксубай муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясе барышында әйтте. Сессия эшендә шулай ук вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.

11.02.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Аксубайга эш сәфәре кысаларында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәктә һәм үзәк район хастаханәсендә бала татыру бүлегендә булды.  

10.02.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 2014 елның 8 февраленнән 23нә кадәр чираттагы ялда була.
09.02.2014
Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышлары узды. Бүген иртәдән казанлылар гаиләләре белән һәм хезмәт коллективлары Залесный бистәсендә “Кояшлы” лагере территориясендәге ярышлар уза торган төп мәйданчыкка җыелды. Шулай ук ярышларда ТР Президенты Аппараты һәм башка дәүләт структуралары вәкилләре катнашты.
09.02.2014

2014 елда Татарстан Республикасында 159 гомуми белем учреждениесенә 2,55 млрд. сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

09.02.2014
ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин гражданнар авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
08.02.2014
Россия фәне көне белән фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм,- диелә мөрәҗәгатьтә.
07.02.2014
Сәнәгать өлкәсендәге инвестиция проектлары һәм зур Иннополис проекты ТРның Югары Ослан районы икътисады үсешендә уңышлы дәлил булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры район Советының йомгаклау сессиясе барышында белдерде.
07.02.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров булды. Теләче районының 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурыч-максатлары турындагы доклад белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
07.02.2014

"Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУПнең яңа бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Бина кыска вакытта шәһәр үзәгендә (Париж Комуннасы ур., 8) төзелгән. "Техник инвентаризацияәү бюросы" РДУП генераль директоры Лена Хамзина Рөстәм Миңнехановка төзелеш барышы турында сөйләде, хезмәткәрләрнең эш урыннарын, гражданнарны кабул итү зонасын һәм башка бүлмәләрне күрсәтте.

Битләр: << 1681 1682 1683 1684 1685 ( 1686 ) 1687 1688 1689 1690 >>