Яңалыклар

20.02.2014

Икътисадый бәхәсләрне цивилизацияле итеп судларда хәл итү Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге өчен бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде.

20.02.2014

Татарстан Республикасы Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы барлык проектларда да актив катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Милли эшкуарлык инициативасының проектларга ярдәм инструментлары һәм “юл карталарын” мониторинглау” Road Show киңәшмәсендә хәбәр итте.

Чара «Мираж» (Казан) отелендә уздырылды, анда “Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКБО генераль директоры Андрей Никитин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре, шулай ук экспертлар катнашты.

20.02.2014

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 елның 1нче гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗглара товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт сисема турындагы федераль закон гамәлгә керде (ФЗ-№44). Әлеге документ 2006 елдан гамәлдә булган 94нче номерлы федераль законны алыштырды. 

19.02.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чулпан Хаматовадан һәм "Тормыш бүләк ит" хәйрия фондынннан Татарстан чиновникларының үз вазыйфаларын вактытында үтәмәүләре һәм "Җиңүчеләр уеннары"н уздыру форматы турында мәгълүматны дөрес җиткермәүләре өчен гафу сорый.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе исеменнән һәм республика җитәкчелеге исеменнән 2014 елда Казанда  Бөтендөнья балалар "Җиңүчеләр уеннары"н оештыру һәм уздыру турында алдан биргән вәгъдәләрен Татарстан үтәргә әзер икәнен белдерә.

19.02.2014

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәп дәүләтләре илчеләре белән очрашты. Очрашу Согуд Гарәпстанының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе резиденциясендә узды, анда гарәп илләренең 11 илчесе һәм 7 вакытлы ышанычлысы, вице-премьер – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

19.02.2014

2013 елда Татарстан Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе 160 млрд. сумнан артты, бу үткән елгы күрсәткечләрдән 2,2%ка ким. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уздырылды һәм 2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгакларына һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрт Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

19.02.2014

Агросәнәгать комплексы – Татарстан Республикасының иң мөһим тармакларының берсе, һәм бу өлкәдә дөрес системалы эш алып барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узды һәм Татарстанда 2013 елда АСК үсеше нәтиҗәләренә, 2014 елда авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелеген арттыру юлларына багышланган иде.

19.02.2014

"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.

18.02.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Очрашу Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, регионның социаль-икътисадый хәле турында кыскача гына сөйләде.

18.02.2014

"2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгаклары һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышының Интернет челтәре аша трансляциясе 2014 елның 19 февралендә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак. Йомгаклау коллегиясендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Битләр: << 1681 1682 ( 1683 ) 1684 1685 1686 1687 1688 1689 1690 >>