Монополиягә каршы федераль хезмәт статс-секретаре - җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Оччрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Александр Груничев, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башкалар катнашты. Яклар дәүләт органнарының федераль контракт системасы шартларында эшләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында Андрей Цариковский массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Казанның хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эш визиты белән булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Радиоэлектрон технологияләр" Концерны генераль директоры Николай Колесов озата йөрделәр.
2013 елда Чирмешән муниципаль районында җыелма территориаль продукт (ҖТП) 12,5 млрд. сум тәшкил итте, үткән ел белән чагыштырганда 8% үсеш бар. Бүген бу хакта Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов муниципаль район Советының 46 нчы утырышында хәбәр итте. Утырыш районның Мәдәният йортында (Титов ур.,1) уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы мәдәният минстры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Чирмешән муниципаль районының Ивашкино урта белем бирү мәктәбендә һәм Үзәк район китапханәсендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына муниципаль район Советының 46нчы утырышында катнашырга дип килде.