Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды. Биредә ул язгы кыр эшләре барышы белән танышып, яңа объектлар ачылышында катнашты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышын тикшерде. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу Гыйниятуллин С.Ш. фермер хуҗалыгы – токымлы чаптарлар үрчетү фермасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары аша узды.
Беренче объект психиатрия клиникасы (Волков ур., 80) булды. Бу төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – «Психиатрия клиникасы бинасы, 1913 ел, архитектор И.И.Брюно». Бина Казанның 19 гасыр азагы - 20 гасыр башы архитектура үрнәге булып тора. Бина башта ук дәвалау учреждениесе (клиника) итеп билгеләнгән.
Монда хәзер академик В.М.Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе урнашкан. Объект буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде.
Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Сергей Котов» яңа патруль кораблен төзүгә старт бирелде. Яңа буын кораблен «Төньяк проект–конструкторлык бюросы» ААҖ проектлаган.
Хәрби диңгез флоты өчен яңа судно төзүгә старт бирү тантанасында РФ Хәрби диңгез флоты командующие, адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР Дәүләтт Советы депутаты, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Төньяк проект–конструкторлык бюросы » ААҖ 22160 проектының баш конструкторы Алексей Наумов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Татарстанның атказанган тренеры, Әрмәнстанның атказанган тренеры Араик Маргарянны 65 яшьлеге белән котлады.
Әсгать Сәфәров Араик Маргарянга “Татарстан Республикасы Динамосы” физкультура-спорт җәмгыятенең югары бүләген – “ТРда динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» технология үзәгендә (Казан, Магистраль ур., 59) булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озата йөрде.
«TGT Oilfield Services» халыкара компаниясе промысел–геофизик тикшеренүләр һәм углеводород ятмаларын мониторинглау, шулай ук геологик-гидродинамик модельрү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә.
Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен калдыклар һәм санкциясез чүплекләрдән чистарту эшләре санитар-экология ике айлыгы тәмамлангач та, дәвам итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп максат - шәһәрләр һәм районнар территорияләрен тиешле хәлдә тоту, санкциясез чүплекләрне юкка чыгару.
Татарстан Республикасында чәчү эшләре дәвам итә. Бүгенгә республикада 810 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамланган, ягъни мәйданнарның 45 %. Алардан сабан бөртеклеләре - 540 мең гектар (54 %), шикәр чөгендере - 40 мең гектар (60 %), көнбагыш - 46 мең гектар (40 %).
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 364 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн. 636 мең сумга 97 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районында булды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентын Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка басулардагы хәлләр турында сөйләделәр, очрашу Смәил авылында узды.