Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышы булды.
Республиканың нефть-газ-химия комплексында нефть табу һәм эшкәртү, пластмасса эшләнмәләр җитештерү арта. Химия продукциясе җитештерү узган елгы дәрәҗәдә калган. Бу хакта холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин I квартал нәтиҗәләренә багышланган докладында хәбәр итте. Шул ук вакытта, аның мәгълүматы буенча, ягулык секторы компанияләренең табышы, кереме һәм республика бюджетына күчерелә торган акчалары кимегән. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә "Амонний" комплексы эшли башлау сәбәпле, үсеш күзәтелә, төп химия предприятиеләрендә, "Кварт" һәм "Химград"та сату күләме арткан.
ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивален оештыруга һәм уздыруга өлеш керткәне рәхмәт белдерде.
Комиссия җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе тарафыннан имзаланган, Татарстан Республикасы Президенты адресына юлланган телеграммада әйтелгәнчә, «гаҗәеп җылы иҗат атмосферасында узган фестиваль, чынлап торып күркәм бәйрәмгә, тантаналы һәм уникаль вакыйгага әверелде».
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстанның, күпмилләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Зәй һәм Әлмәт районнарында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районына барды. Төп максат - язгы чәчү эшләре барышы белән танышу. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрделәр. Өстән очып караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Агымдагы елның беренче кварталына йомгаклар ясалды һәм май аена бюджет расланды.
"Татнефть" ГАҖ нең 2015 елда финанс-җуңалык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия рәсми делегациясе белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстаннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сахалин өлкәсе Хөкүмәте рәисе Вера Щербина белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.