Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда, VI еллык инвестицион форум (Annual Investment Meeting - AIM-2016) кысаларында үтте.
Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл-Мансурига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнгать мөмкинлекләре турында кыскача хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – VI еллык инвестицион форумда (Annual Investment Meeting - AIM-2016) катнашу, форум Дубайда 2016 елның11-13 апрелендә узачак.
Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында һәм AIM-2016ның «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашачак.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашуы көтелә.
Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды. Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы вәзгыть турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Будапешта визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.
Очрашу Венгрия Парламенты бинасында үтте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек дәвам ителә. Ул Будапештка чакырулары өчен һәм эш визитын әзерләү өчен рәхмәт белдерде.
Венгрия хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирәләр, шул исәптән регионара дәрәҗәдә дә. Бу хакта бүген Венгрия тышкы икътисадый элетмәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны ачып, хәбәр итте.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Будапештта ике көнлек эш сәфәрендә.
Петер Сийярто искәрткәнчә, агымдагы елның март аенда ул Россия делегациясен - Санкт-Петербург губернаторын кабул иткән.
Без Венгрия бизнесын Татарстан Республикасына җәлеп итәргә телибез һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия-Татарстан эшлекле форумында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, Россия төбәге буларак, Татарстан белән кызыксынганнары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булганнары өчен Венгрия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Graphisoft бизнес-паркында булган.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Венгриядә эш визиты белән (2016 елның 7-8 апреле).
Бизнес-парк Будапешт үзәгендә Дунай елгасы буйлап урнашкан һәм анда ял итү, бизнес объектлар һәм университет бинасы урнашкан.