Яңалыклар

05.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Метро ЭКСПО-2016” күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә “Крокус Экспо” үзәге территориясендә узды. Ачылыш тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты.

05.04.2016

Агымдагы 2016 нчы ел башыннан Татарстанның суд приставлары тарафыннан 342 мең башкарма производство кузгатылган, хәзерге вакытта барлыгы 1 млн 100 мең башкарма производство исәпләнә. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов җиткерде.

05.04.2016

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алфёров, «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Стэндфорд университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре бар иде. 

Искәртәбез, 2016 елның  4 – 5 апрелендә Казанда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы утырышы уза.

05.04.2016

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 төрле һөнәр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills республика чемпионаты узачак. Бу хакта бүген сүз Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта барды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чемпионатның нечкәлекләре турында сөйләде.

04.04.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, ТР Самбо федерациясе президенты Иван Егоров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

04.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия «АйТи» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Тәкъдир итү барышында компания эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары турында «АйТи» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Таһир Яппаров, «АйТи» идарәче компаниясе генераль директоры Игорь Касыймов сөйләде.

«АйТи» компанияләр төркеме – күп профильле ИТ-холдинг, корпоратив мәгълүмат системаларын булдыру өчен күп төрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә. 

04.04.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты. Очрашуда яклар мәдәният өлкәсендә, аерым алганда, музей эшендә багланышлар турында сөйләштеләр. 

03.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнәп Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әль Хәлифә белән очрашты.  

Очрашу «Сахир» халыкара автодромында узды, анда бүген Бәһәрәйнның «Формула-1» гран-при ярышлары башланып китте.

03.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында атаклы «Коръән йорты» музеенда булды.  

«Коръән йорты» 1990 елда төзелгән һәм дөньяның иң күренекле ислам музейларыннан берсе дип санала. Анда Коръәннең бөтен дөньядан (Иран, Кытай, Һиндстан, Төркия, Мисыр һәм төньяк Африка илләре) җыелган  кулъязма басмалары, фәнни һәм ислам әдәбияты, Коръәни-кәрим тәрҗемәләре һәм башка кыйммәтле материаллар саклана.    

03.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Манама шәһәренә  (Бәһрәйн Корольлеге) эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Бәһрәйн Корольлегендә РФнең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев, Бәһрәйн тышкы эшләр министры шәех Халед бән Әхмәд Әль Хәлифә, Бәһрәйн эчке эшләр министры шәех Рәшид бән Габдулла Әль Хәлифә, Бәһрәйн мәгариф министры доктор Мәҗид бән Гали Әль-Нуаими, Бәһрәйн Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Халед Әр-Румәйхи катнашты. 
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә.

Битләр: << ( 1351 ) 1352 1353 1354 1355 1356 1357 1358 1359 1360 >>