Яңалыклар

24.03.2016

 

Бүген Казанда Россиядә беренче Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанславы принциплары нигезендә оештырылачак.

Партнерлык банкингы үзәген ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, ТРМДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

23.03.2016

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында авыр нефтьне эшкәртү өчен инновацион җайланма эшләү инвестицион проекты тәкъдим ителде.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.  

Әлеге проектны "Сколково" инновацион үзәге резиденты "Бета-технологияләр" ҖЧҖ эшләгән.

23.03.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Совет эше барышында 2016 елның ике аенда компания бюджетының үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2016 елның апрель аена һәм икенче кварталына бюджеты расланды. 

Утырышта катнашучылар катламнарның нефть бирүен арттыру буенча эшләр торышы һәм скважиналар челтәрен тыгызлауның нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. "Татнефть" ГАҖ 65 лицензияле кишәрлектә 87 ятмадан нефть чыгара, алардан Татарстан территориясендә 84 ятма һәм 61 лицензияле кишәрлек урнашкан. 

23.03.2016

Бүген Казан Кремлендә 2016 елның көзендә Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясен уздыру мәсьәләләре буенча  киңәшмә булды. Конференциянең эш исеме - “Кешелекне саклау факторы буларак яңа гуманизм”.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

23.03.2016

Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте. 

Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.

22.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.

Утырышта катнашучылар “Генерирующая компания” ААҖнең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштылар.

22.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның Югары Ослан районында урнашкан яңа Иннополис шәһәренә беренче тапкыр, танышу өчен килде.

22.03.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII Халыкара икътисади саммитка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

Бу чара 2016 елның 19-21 маенда узачак. Аны уздыру урыны "Корстон" комплексы булачак.

22.03.2016

Хәзерге вакытта Татарстанда булдырылган күп функцияле үзәкләр (КФҮ) федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнарының 146 төр хезмәтен тәкъдим итә. Узган елда КФҮ белгечләре тарафыннан 1 миллион 800 мең хезмәт күрсәтелгән. Ел башыннан – барлыгы 400 меңнән артык. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк” учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова җиткерде.

21.03.2016

Бүгенге икътисадый вәзгыять Россия җитештерүчеләренә агрессиврак импортны алыштыруга мөмкинлекләр бирә, һәм шуңа бәйле рәвештә икътисадның яңа инвестицион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм производстволарны специальләштерүгә, яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итү актуаль була. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстан Республикасында фәнни эшләнмәләрне сәнәгать производствосы өчен яраклаштыруга, технологияләр һәм белемне коммерцияләштерүгә ярдәм итүче инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. 

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнашты. 

 

Битләр: << 1351 1352 1353 ( 1354 ) 1355 1356 1357 1358 1359 1360 >>