Яңалыклар

15.03.2016

Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды.

Искәртәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә,  Белорусь вәкилләре КВЗның төп яңартылган цехларын карап чыктылар, модельләр рәте белән таныштылар. 

15.03.2016

Татарстанның эре компанияләре энергетик ресурсларны сакчыл куллану буенча җитди шөгыльләнсә дә, урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калыплашкан эш әлегә юк. Бу хакта республика башлыгы бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узган ТР Хөкүмәте утырышында билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, бүген анда, шулай ук, “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә ачылды. 2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һәм башка рәсми затлар катнашты.

15.03.2016

Татарстанның барлык районнарында алда көтелгән язгы ташуга әзерлек эшләре тәмамланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

15.03.2016

Бүген Татарстан Республикасына Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш сәфәренә килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Андрей  Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.

15.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

15.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2016» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумын ачты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

14.03.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

14.03.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елда Татарстан Республикасы кредит оешмалары эше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» киңәшмәдә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур.) узды. Киңәшмәдә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.

Киңәшмә ачылганчы Рөстәм Миңнеханов Лариса Павлова белән очрашу уздырды, анда шулай ук Россия Банкының  Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

14.03.2016

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

12.03.2016

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелеше дәма ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 1351 1352 1353 1354 1355 1356 ( 1357 ) 1358 1359 1360 >>