Кичә, 2016 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Бу чарада катнашучылар продукция сату өлкәсендә 2016 елга эш планын, шулай ук предприятиенең энергия ресурсларына чыгымнарын кыскарту буенча эшчәнлеген карадылар.
Намуслы балыкчылар һәм су буенда ял итәргә яратучылар өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең беренче павильонында “Балыкчы. Аучы” X махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Күргәзмәдә Россиянең 17 төбәгеннән килгән 76 катнашучыдан балыкчылык һәм аучылык өчен товарлар, хезмәтләр тәкъдим ителә.
Суд приставлары хезмәтенең бердәнбер бурычы – урыннарда башкарма производстволарның тиешенчә төгәл һәм вакытында үтәлүе. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында шулай дип белдерде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чабаксарда эшлекле очрашуда булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы хезмәт базарындагы вазгыять һәм мәшгульлеккә ярдәм буенча чаралар турындагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар турында бүген брифингта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров сөйләде.
Бүген Лаеш районы Комлы Кавал шәһәр тибында уздырылган матбугат конференциясе дә муниципаль берәмлекләргә кагылышлы видеоконференция режимында үткәрелгән чара "ТР җирле үзидарә органнарының 2015 елга эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар" темасына багышланды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш визиты кысаларында «Fanuc» компаниясенең сәнәгатьне автоматлаштыру өчен җиһазлар җитештерүче заводында булды. ТР Президенты предприятиегә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Искәртик, Япониягә Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында "Сәүдә-сәнәгати әңгәмә: Россия - Япония" бизнес-миссиядә катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасы Япония компанияләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәрендә «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясе кысаларында узган «Инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә Россия-Япония хезмәттәшлеге» сессиясендә хәбәр итте.
Чараның төп темасы – транспорт-логистика инфраструктурасын модернизацияләү һәм каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компаниясе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты. Очрашу кысаларында "Аммоний-2" проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан очрашуда ТР премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.