Яңалыклар

25.04.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сахалин өлкәсе Хөкүмәте рәисе Вера Щербина белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.

25.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, “М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.

24.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йрде. 

Төп юл Островский урамы аша үтте. 

23.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Игелеклек. Мәхәббәт. Кайгыртучанлык" мактау ордены белән бүләкләнде. ТР Президенты, үз чиратында, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астаховка "Дуслык" орденын тапшырды.

23.04.2016

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә уза. Менә инде 16 нчы ел рәттән яшь талантларның иң маһирлары республикакүләм фестивальнең йомгаклау концертында катнашу бәхетенә ирешә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов гала-концертның мәртәбәле кунаклары булды.

23.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИБ активы белән очрашты.  

Очрашу «Безнең  Татарстан» VI республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды (Казан, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк).

Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

23.04.2016

Бүген Казанның IТ-паркында "Наш Татарстан" - "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Искәртеп үтик, "Безнең Татарстан" - "Наш Татарстан" Республика яшьләр форумы ел саен төп яшьләр мәйданчыгы булып тора, анда теләсә кайсы яшь кеше һәм аның командасы проект тәкъдим итә һәм яклый, проектны гамәлгә ашыру өчен тарафдарларын таба алачак, җәмәгать һәм дәүләт ярдәменә ия, шулай ук проект эшчәнлеге буенча кыска вакытлы курслар уза һәм экспертлар, белгечләрдән консультация алачак. Форумны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ТР Яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә оештыра.

23.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомумшәһәр шимбә өмәсендә кысаларында Адмиралтейство буасы тирәсендәге территорияне җыештыру чараларында катнашты. Аны  ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар озата йөрде. 

23.04.2016

Татарстан Республикасында  2016 елның 15-22 апрелендә  1354 санитар-экология өлкәсендә хокук бозулар ачыкланган, 868 беркетмә төзелгән, 2566 мең сумга штраф салынган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

23.04.2016

Татарстан Республикасында язгы чәчүнең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, яңгырлар аркасында кыр эшләре темплары әлләни югары түгел. Уҗымлыларны һәм күпьеллык үсемлекләрне ашлауның чагыштырма күләме 56% тәшкил итә. Шуның белән бергә дым саклау һәм язгы культураларны чәчү эше дәвам итә. Тулаем алганда язгы чәчү якынча 1,8 млн. гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Бүгенгә 29 мең га чәчелгән, ягъни 1,6%.

Битләр: << 1341 ( 1342 ) 1343 1344 1345 1346 1347 1348 1349 1350 >>