Яңалыклар

10.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре белән килде.

Чехия башкаласы Прага шәһәрендә булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Прагада Ольшан зиратында урнаштырылган Совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр дә салачак.

10.05.2016

Татарстанда сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 63 процентына, ягъни 1110 мең гектарга чәчелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

10.05.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында  "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын үткәрде.

Искә төшеәбез, бу чара 2016 елның 19-21 маенда Казанда узачак. Аны төп үткәрү урыны "Корстон" комплексы булачак.

09.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "Манеж" күргәзмә комплексында "Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга" күргәзмәсен карады. Экспозиция белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты. Күргәзмә рәсми рәвештә быел 25 февраль көнне ачылды. Аны ачу идеясен Татарстан кинематографы тарихы турында китаплар язган Елена Алексеева тәкъдим итте. 

09.05.2016

«Үлемсез полк» акциясендә кырык биш мең кеше катнашты, ул бүген Казанда узды. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сурәтләрен тоткан иде. Бу олы йөрешнең башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.   

Татарстан Республикасы Президенты кулында әтисе ягыннан абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы сурәте иде. Ул фронтка 19 яшендә киткән. 359 нчы атучылар полкы составында сугышкан. Сугышның беренче көннәреннән үк хәрби гамәлләрдә актив катнашкан. 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү өчен аяусыз сугышларда һәлак булган.  

09.05.2016

Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм Парады узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Театрлаштырылган пролог барышында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы  Герое Муса Җәлил тормышының төп дәверләре күрсәтелде. Быел аның тууына 110 ел тулды. 

09.05.2016

Бүген иртән Казанның Арча кыры зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чарада ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б.лар катнашты.

09.05.2016

Бүген Җиңү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салдылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Әхәт Юлашев, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары, гади казанлылар катнашты.

09.05.2016

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!​ Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

08.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында республиканың Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрделәр. 

Битләр: << 1331 1332 1333 ( 1334 ) 1335 1336 1337 1338 1339 1340 >>