Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнаша.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә, шул исәптән биш федераль закон проекты кертелгән.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
ТР Икътисад министрлыгында төбәктә үзмәшгульләр санын атадылар. Бүгенге көндә 300 мең кеше исәпләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында Бавариянең Премьер-министры урынбасары-икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссиянең уртак утырышында катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Тантаналы чара ТР Фәннәр академиясендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе Губернаторы Андрей Чибис белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров агымдагы елның тугыз аенда терлекчелек тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Башта Марат Җәббаров кыр эшләре турында сөйләде. Бүгенгә шикәр чөгендеренең 47 мең гектары җыелган, ягъни 74 %.
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.