Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда.
Отпуск 2019 елның 28 октябреннән 10 ноябренә кадәр булачак.
Отпуск турындагы күрсәтмә 2019 елның 28 октябрендә (№ 367) имзаланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты делегациясен аныд рәисе Дмитрий Морозов җитәкләде. Алар Казанга эш сәфәре белән килделәр.
Татарстан Республикасында 2020 елда җыелачак уңышка уҗымнар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуларның 371,3 мең гектары (74,5 процент) бодай, 121,6 мең гектарда (24,4 процент) арыш. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортыннда узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне бутен муниципаль районнар белән видеоконференцияреңимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
"Күпчелек хуҗалыклар уҗымнарны тенология тәлапләре буенча чәчте, яхшы кышларлар дип өметләнәбез", - диде Марат Җәббаров.
2019 елга Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы гомуми күләмнән 97,9%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча бу 5 млрд. 387 млн. 625 мең сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы елларда «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче булган Рөстәм Гомәров («Сбербанк» ГАҖ проектлары директоры) һәм Александра Лебедева («Агент Правительства РФ» ДКР «ВЭБ.РФ» блогының идарәче директоры) белән очрашты.
Очрашу «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар – «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашу кысаларында узды.
Чара 2019 елның 25 октябрендә Иннополис шәһәрендә, «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыручы «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды.
2018-2019 еллар «Россия лидерлары» бөтенроссия конкурсында җиңүче Владимир Жаворонков Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары урынын алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар – «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Чара Иннополис шәһәрендә, «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыручы «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия лидерлары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр - "Эльбрус" Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Иннополиста узды.
Чара "Остаз белән иртәнге аш" проекты кысаларында уздырылды. Проектның төп максаты - "Россия лидерлары" конкурсында җиңүчеләргә остазлары белән аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу өчен шартлар булдыру.
Очрашу башында клубта катнашучылар хәбәр иткәнчә, "Россия лидерлары" конкурсында катнашучылар арасында сораштыру үткәрелгәч, күпчелеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу теләген белдергән.
Бүген Казанда “Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы узды. Аны “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме һәм ТР Фәннәр академиясе оештырды.
Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казанның танк мәктәбе үз атамасын берничә тапкыр алыштырса да, аны тәмамлаучыларның һөнәри осталыгы һәрвакытта да югары булып калды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин училищены тәмамлаучыларга дипломнар һәм офицер дәрәҗәләре тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.
Илдә дә, төбәкләрдә дә сәнәгать территорияләре белән эшнең яңа алымнарына ихтыяҗ бар икәнен күрәбез, яңа архитектур проектларга ихтыяҗ бар.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икенче Россия яшьләр архитектура биенналесында белдерде.
Чара Иннополис шәһәрендә узды.
Икенче Россия яшьләр архитектура биенналесының төп темасы узган чор архитектурасы, кулланылмый торган сәнәгать төзелмәләрен яңа функцияләр өчен үзгәртү буды.