Яңалыклар

17.10.2019

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 205 млрд. сумнан артты. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш 7,3% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаштылар. 

16.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Төмән өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш сәфәрендә.

16.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, алдагы утырышы быел 23 апрельдә узган иде, бүген Инвестсовет хуплаган проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышырга кирәк булачак.

15.10.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли белән очрашты.

Очрашу Ченду шәһәрендә "Бер пояс – бер юл" проекты кысаларында узды.

15.10.2019

Соңгы биш елда Татарстан белән «Газпром» ГАҖ белән товар әйләнеше күләме 73 млрд сумга артты һәм 104,5 млрд сумга кадәр җитте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ белән республика сәнәгате секторы арасында хезмәттәшлекне арттыру өчен перспектив юнәлешләргә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. киңәшмә Иннополис университетында узды. Аның эшендә «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. 

15.10.2019

Бүген Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов Иннополис университетында булдылар. Визитның төп максаты - «Газпром» ГАҖнең Татарстан Республикасы сәнәгать комплексы белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмәдә катнашу. 

15.10.2019

18-20 октябрьдә “Казан Экспо” үзәгендә World Urban Park Congress халыкара конгрессы узачак. Бирегә бөтен дөньядан бер меңнән артык кунак килүе көтелә. Бух акта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

15.10.2019

Татарстан Республикасы Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлек үсешенә зур әһәмият бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Бер пояс – бер юл” проекты кысаларында тугандаш төбәк һәм шәһәр башлыкларының беренче халыкара Сычуань форумында белдерде.

Форум Кытай Халык Республикасының (КХР) Ченду шәһәрендә уза.

15.10.2019

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин “Бер пояс – бер юл” проекты кысаларында тугандаш төбәк һәм шәһәр башлыкларының беренче халыкара Сычуань форумында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Форум Кытай Халык Республикасының (КХР) Ченду шәһәрендә уза.

15.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда шулай ук «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. 

Искәртик, «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов Татарстанда эшлекле сәфәр кылалар. 

Битләр: << ( 801 ) 802 803 804 805 806 807 808 809 810 >>