Яңалыклар

25.10.2019

Бүген Казанда республика башкаласының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев катнашты.

25.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыручы төзелеш алып баручыларның эскроу-счетлар буенча эшкә күчүләре мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, төзелеш оешмалары вәкилләре катнаштылар Киңәшмәгә видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары да кушылдылар. 

25.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» һәм «ЭНКА Иншаат ве санайи А.Ш» компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узган. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Германия һәм Төркия Татарстанның алдынгы чит ил партнерлары. Аның сүзләренчә, бу илләр белән товар әйләнеше күләме беренче ярты еллыкта 60 %ка артты. 

25.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кэнси» ЯАҖ генераль директоры, «Фирма ЦВ «Протек» ЯАҖнең күчемсез мөлкәтне үстерү һәм эксплуатацияләү буенча генераль директоры урынбасары А.А. Ванин һәм «Национальная инжиниринговая корпорация» АҖнең башкарма директоры А.В. Кобенко белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

24.10.2019

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы  «Ак чәчәкләр» скверында булдылар .

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.

24.10.2019

Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

24.10.2019

Бүген Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда эшкуарлар өчен "Минем бизнес" форумы үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, "Синергия" бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов һәм 9 меңгә якын эшкуар катнашты. 

24.10.2019

2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 1,26 трлн. сумлык продукцияне төяп җибәргән, бу узган ел күрстәкечләренә тигез. Производство күләме 2 процентка арткан. Нефть чыгару 2,1 %ка арткан, нефть продукциясен җитештерү - 5,5 процентка, пластмасса җитештерү - 14,7 процентка арткан. Бу хакта бүген  «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы турышында холдин генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәзислегендә уздырды. 

24.10.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

24.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәккә бурычлары буенча киңәшмә уздырды.  

Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, кече нефть компанияләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре дә катнашты

Битләр: << 791 792 793 794 795 796 797 ( 798 ) 799 800 >>