Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты – «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев һәйкәленә чәчәк салуда, Лемаев яшәгән йортта истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты, шулай ук Николай Лемаевка багышшланган фотосурәтләр күргәзмәсе белән танышты.
Халык иҗаты йортында Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантана узды.
Бүген Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинт үткәрде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында 2018 елда Татарстан икенче урында иде, беренче урында - Мәскәү.
Татарстанда 2020 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 114 км юл төзекләндереләчәк.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне «Объединенная двигателестроительная корпорация» АҖ генераль директоры Александр Артюховка тапшырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе Бөтенроссия тренерлар советы рәисе, СССРның һәм Россиянең Атказанган тренеры Елена Анатольевна Чайковская белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Полимекс" компаниясе директорлары советы рәисе урынбасары Джем Сияхи белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төркия компаниясе белән Татарстан Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшенде.
Татарстан буенча ЭЭМ - илебезнең эчке эшләр системасының региональ бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Казанд "Пирамида" күңел ачу комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты. Комплекс «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.
Бүген «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә онлайн-сатулар өлкәсендәге Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.