Яңалыклар

11.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак бән Сәлам белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

11.11.2020

2019 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы тагын бер кабат үзебезнең махсус икътисадый зоналарыбыз арасында алдынгылыгын раслады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды.

10.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Мәскәүдә узды.

10.11.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ведомствоның барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.

10.11.2020

Татарстанда пандемия вакытында ЕСИАда исәпкә алуны раслау, Росреестр хезмәтләре һәм балаларга социаль түләүләр иң күп кулланылган хезмәт күрсәтүләрдән була. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

10.11.2020

Хөрмәтле Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

09.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләренә 88 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды. Чара Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе мәйданында узды.

Яңа машиналарны полиция участок вәкаләтле хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре алды.

09.11.2020

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте  йортында барлык шәһәрләр һәм районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

07.11.2020

Хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре ел башланганнан бирле 1 мең 205 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 538 мең сумлык 128 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 443 оешма – ҮҖО әгъзалары тикшерелгән. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 329 тикшерү үткәрелгән. 538 закон бозу очрагы ачыкланган, 497се бетерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты

07.11.2020

Яңа коронавирус инфекциясе белән хәлләр элеккегечә үк киеренке, әмма республика сәламәтлек саклау системасы куелган бурычларны үти. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Битләр: << 661 662 663 664 665 666 667 668 669 ( 670 ) >>