Татарстан башкаласында Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыруга зур әзерлек башланды. Әзерлекнең барышы һәм уеннар программасы турында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Казан Россия территориясендә беренче тапкыр Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен бу ярышлар бик мөһим, аңа җитди һәм ныклап әзерләнергә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында ул «Хортум» ФҖП ҖЧҖ компенсаторлар җитештерү заводы эше белән танышты.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел капиталь ремонт ясалган «Нур» яшьләр үзәгендә булды. Рөстәм Миңнехановны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген карады. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды, анда ул балаларны тукландыруны оештыру белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркының авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыруның 11 мең 412 очрагы теркәлгән. Көн саен декабрьдә 90га якын очрак теркәлә. Декабрь аенда авырулар саны ноябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда 73%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате мәсьәләләре турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республикада объектларны капиталь ремонтлау һәм инженерлык системаларын модернизацияләү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын уздырды.
Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук федераль һәм төбәк башкарма хакимиятләре органнары вәкилләре катнашты.