Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Бүген Мәскәүдә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Чара Гайдар форумы - 2021 кысаларында узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Казанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Ул 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган иде. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләү эшендә, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, максималь көч куя. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XII Гайдар форумы кысаларында узган «Инклюзив спортны үстерү» эксперт дискуссиясендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия "Coca-Cola HBC" компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Гайдар форумы-2021дә катнашу.
Форум 14-15 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында (РАНХиГС) уза. Төп тема – пандемиядән соң Россия һәм дөнья.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан сәүдә-икътисад техникумында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар инде традициягә әйләнде һәм Раштуаны бәйрәм итү көннәрендә уза.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясенең православие динен тотучыларын бу якты бәйрәм белән котлады һәм яхшы кәеф, оптимизм, рухи һәм физик көч, яңа үрләр яулауларын теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенең мәктәпкәчә белем бирү Рухи-агарту үзәгендә булды.
Татарстан Республикасында 12,5 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясата ала.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.