Яңалыклар

11.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, ул Идел буе төбәкләре территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләсенә багышланган иде.

11.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республика үсешенең төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.

11.12.2020

Бүген Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында реконструкциядән соң Татарстанның иң борынгы таш мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

11.12.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры, автогигант Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов җитәкчелегендәге делегация  Чаллыда “КАМАЗ” пресслау-рам заводында булды.

11.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының 2020 елга йомгаклау утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

10.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада һәм Coca-Cola компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

10.12.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2020” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

10.12.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

10.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» комплексында узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

10.12.2020

Татарстан Республикасы һәм тулаем Россиянең инновацион потенциалы гаять зур резервларга ия, ә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы бүгенге кризис вакытында да кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << ( 661 ) 662 663 664 665 666 667 668 669 670 >>