Яңалыклар

06.11.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе Көне уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

Төп законыбызның нигезен тәшкил иткән, республикабызның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырган нормаларның эчтәлегенә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үзенчәлекле мәгънә төсмерләре өстәлә.

05.11.2020

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашты.

05.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярославль Нилов белән очрашты.

04.11.2020

Безнең күпмилләтле халкыбыз көче - аның бөтенлелегендә. Бу - үзара тигез халыклар берлеге, аларның һәркайсының бай тарихи-мәдәни мирасы бар.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашучыларны сәламләү сүзендә хәбәр итте.

Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды. 

04.11.2020

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны төзекләндерү һәм  иҗтимагый киңлекләр булдыру, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектларны карап чыкты.

Ул объектларны төзү һәм реконструкцияләү барышы белән танышты, төзелеш эшләренең динамикасын бәяләде.

Беренчесе Сәид Галиев ур., 6 адресы буенча урнашкан бина булды. Якын арада Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча гамәлдәге мәйданнарда дару препаратларының электрон хабын, шулай ук курьер хезмәтен булдыру күздә тотыла.

04.11.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Әлеге чын мәгънәсендә халык тантанасының асылы аның атамасында ук чагылыш таба. 1612 елда Мәскәүнең илбасарлардан азат ителүе менә инде өч гасырдан артык вакыт эчендә зурлап билгеләп үтелә һәм болгавыр заманның сугыш-фетнәләренә чик кую юлында беренче адым, күпмилләтле халкыбызның берләшү символы булып тора.

03.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында ул Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Саклык банкы ГАҖ вице-президенты, «Саклык банкы» ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов һ.б. катнашты.

03.11.2020

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә чаралар һәм конкурслар уздыру турында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

02.11.2020

Татарстан Республикасында узган ел белән чагыштырганда физик затлар кеременә салым керемнәре кимү күзәтелә. Бу, нигездә, Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Тукай, Чирмешән районнарында билгеләп үтелә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында барды.

02.11.2020

Татарстан Республикасында 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күләме шактый кимегән: ул 171,9 млрд.сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 16,5% ка ким. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Битләр: << ( 671 ) 672 673 674 675 676 677 678 679 680 >>