Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас Муалла белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, Сирия делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2020 елның 19-21 ноябре). Бу көннәрдә Сириянең баскетбол буенча милли җыелма командасы Казанда «Волга» яшьләр үзәге базасында (Катардагы Азия чемпионатына әзерлек) укыту-тренировка җыелышын уздыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантанада шулай ук Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хезмәт ветераннары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетын җитәкләүче депутаты Сергей Жигарев белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды. Уытырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Муниципаль берәмлекләр утырышта видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Татарстан халкы 2019 ел өчен исәпләнгән 7,9 млрд сум милек салымының 4,2 млрд сумын түләгән. 1 декабрьгә кадәр салымнарның 3,7 млрд сумы түләнәсе калган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко РФ субъектларында Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү һәм аларның эшчәнлегенә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстан Республикасы һәм тулаем илнең нәтиҗәле үсеше кече һәм урта бизнес үсешенә тыгыз бәйләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Очрашуның модераторы – ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясе утырышында катнашты. Утырыш Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды.
Исегезгә төшерәбез, Цифрлы үсешкә ярдәм ассоциациясенең беренче утырышы 19 августта уздган иде, һәм Ассоциация хакимият органнарын, алдынгы предприятиеләрне һәм ИТ-компанияләрне, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерде.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 9180 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда – 721 очрак, октябрь аенда-1187 (үсеш 52%), ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.