Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасына Россия Кубогы финалында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Ул котлау сүзләрен «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО»нефть эшкәртү комплексында яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасында газ салу инфраструктурасының берьюлы дүрт яңа объектын ачу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалының яңа радиология корпусында булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында эш сәфәрендә.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2020 елның унбер аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, гыйнвар аена, беренче кварталга һәм тулаем 2021 елга бюджет расланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы.
Татарстан Республикасында Яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары үткәргәндә Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген 2020 елда төзелеш өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе – Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары, РФА академигы Юрий Михайлов белән очрашты.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү безгә тарихка яңача карарга, алдагы буыннарның героик хезмәтен искә алырга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты, Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин катнашты.