Яңалыклар

23.12.2020

Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында 20ләп проект хупланды.  Утырышны Рөстәм Миңнеханов уздырды. Казан, Свияжск һәм Чистай тарихи җирлекләрендә планлаштырылган яңа төзелеш объектлары каралды.

Исегезгә төшерәбез, тарихи җирлекләрдә яңа төзелеш проектларын карау өчен комиссия быел икенче тапкыр уздырыла.

23.12.2020

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне бетерү, кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

23.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Россия Федерациясе Дәүләт советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов яңа торакка 6,5%лы ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыруны озайтырга тәкъдим итте.

Ул бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт советы һәм Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышында хәбәр итте.

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.

23.12.2020

Бүген Мәскәүдә Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе Дәүләт советы һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышы уза.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

23.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар салым салуның патент системасын куллануга кагылышлы закон проектын кабул итте. Документ патент буенча эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген 63тән 80гә кадәр киңәйтә, шул исәптән алар буенча кулланылган вакытлы керемнә бердәм салым да.

23.12.2020

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы ачылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президиум карары нигезендә, унсигезенче утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 6 республика законы проекты.

23.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы коллегиясендә катнашты.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» доброволецларның Яңа ел акциясендә катнашты.

ТР парламенты бинасында Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәменнән балалар теләкләре язылган открыткалар төшерде. Әйтик, 14 яшьлек Эльвина Кәримова көзгеле фотоаппарат турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» нда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.12.2020

Татарстанлылар яңа ел ялларында 300дән артык бәйрәм чарасында була алачак.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

22.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.

Битләр: << 651 652 653 654 655 ( 656 ) 657 658 659 660 >>