Яңалыклар

14.07.2021

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова Татарстанга эш сәфәренә. «Казан» халыкара аэропортында ведомство башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова шәһәр чистарту корылмаларының дуенлы утырым кырларында булдылар. Дуенлы утырым кырлары 100 гектарга якын мәйданны били һәм Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасына якын урнашкан, шуның белән су объекты өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

14.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында (Фрунзе ур., 15 һәм 17) ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче һәм торгызыла торган берничә объектны карады.

13.07.2021

Татарстанда 2020 ел белән чагыштырганда БДИ  нәтиҗәләре йөз балл булучылар саны 17 гә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

13.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

12.07.2021

Бүген “Зөя калкулыклары” спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең (РАНХиГС) IX халыкара җәйге кампусы ачылды.

Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

12.07.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган тантана узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре катнашты.

12.07.2021

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

11.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларны карап чыкты. Тикшерү кысаларында шәһәрнең тарихи үзәгендә яңа төзелеш һәм реконструкция мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.

Беренче объект - Казан Изге Ана иконасы соборы бинасы (Зур Кызыл ур., 5б). Аңлатмаларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бирде. Объектта эшләр тәмамланган. Хәзерге вакытта соборны изгеләндерү процессына әзерлек бара.

 

Битләр: << 581 582 583 584 585 586 587 ( 588 ) 589 590 >>