Яңалыклар

21.07.2021

Бүген Казанда Богородица монастыренең Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Казан ратушасында, бу чара кысаларында, Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан почта маркасына штамп сугу тантанасы узды.

21.07.2021

Татарстанга Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы Соборын изгеләндерү тантанасы уза. Тантаналы гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде.

20.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сколково фән һәм технологияләр институтында (Сколтехта) булды.

20.07.2021

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазында катнашты. Чара бөтен санитар-эпидемиологик чараларны үтәгән килеш гамәлгә ашырылды. «ТНВ» телеканалы турыдан-туры трансляция алып барды.

19.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.

19.07.2021

Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

19.07.2021

Бүген Биектау авылында «Бердәмлек» ислам үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

«Бердәмлек» Биектаудагы бишенче мәчет булачак. Шунда ук район мөхтәсибәтен дә урнаштыру планлаштырыла. Ислам үзәгендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен белем бирү курслары, шулай ук җирле имамнар өчен квалификация күтәрү оештырылачак.

19.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәид Тайеб Җәүәд белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Россия-Әфган мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

19.07.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзәк район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

17.07.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин керәшен мәдәниятенең традицион фестивале – Питрауда катнашты. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында узды.

Битләр: << 581 582 583 584 585 ( 586 ) 587 588 589 590 >>