Яңалыклар

11.08.2021

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби хезмәткәрләрне һәм ветераннарны Хәрби һава көчләре көне белән котлады.

10.08.2021

4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

09.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең волейбол буенча ирләр җыелма командасын Токиода узган Олимпиадада көмеш медальләр яулаулары белән котлады. Искәртик, команда составында «Зенит-Казан» клубы уенчылары катнашты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченкога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәровка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммасы юллады.

07.08.2021

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

07.08.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 таралуга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

07.08.2021

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республикада торак төзелеше темплары турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

06.08.2021

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен торгызуда катнашучылар белән очрашу уздырды.

06.08.2021

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

05.08.2021

Татарстан Хөкүмәте йортында “Менделеев” һәм “Түбән Кама” социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек өчен килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уздырды.

05.08.2021

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә “Аэрофлот” ГАҖ башлыгы Михаил Полубояринов белән очрашты.

Битләр: << 571 572 573 574 575 576 577 578 579 ( 580 ) >>