Яңалыклар

20.08.2021

Бүген Актаныш авылында «Адымнар» яңа күп телле гимназия-интернатын ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев катнашты.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР да гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районына килде.

19.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының өлкән киңәшчесе - идарә рәисе Максим Топилин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Әгерҗе районына килде.

19.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылында 500 урынга исәпләнгән яңа күп юнәлешле лицей ачты.

19.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Столбище авылында DoorHan яңа заводы мәйданчыгында узды.

19.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Столбище авылында DoorHan халыкара концернының яңа заводында булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты һәм предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты.

19.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашуында катнашты. Очрашу Казахстан Президенты Резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Нур-Солтанга эш сәфәренә килгән иде.

18.08.2021

Бүген Нур-Солтанда Россия-Казахстан сөйләшүләре кысаларында берничә килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Астана» халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астана» халыкара финанс үзәге арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планын (юл картасын) имзаладылар.

Битләр: << 571 572 573 574 575 576 577 ( 578 ) 579 580 >>