Яңалыклар

29.07.2021

Татарстан Төркия партнерлары белән уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры Мәхмәт Муш белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Мминистрга быел июнь аенда Татарстан делегациясенең Әнкарага визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде.

29.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова Республикасы) автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

28.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

28.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

28.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

28.07.2021

Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук БГӘ Илчесе Мөхәммәд Әл Җәбәр дә катнашты.

Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

28.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, БГӘ тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди, әйдәп баручы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.

Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.

28.07.2021

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнашты.

28.07.2021

Татарстанга Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Визиты барышында Максим Решетников «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларындагы чараларда катнашачак.

27.07.2021

Татарстанның нефть, газ, химия комплексының база компанияләре өчен беренче яртыеллык финанс нәтиҗәләре буенча рекордлы булды – ярты ел эчендә керем күләме 2016 елдагы кебек үк. Эре тоннажлы химия предприятиеләре максималь табыш, керем һәм салым дәрәҗәсен көтә. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Бүген Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 581 582 ( 583 ) 584 585 586 587 588 589 590 >>