Яңалыклар

23.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институтының «Тарихта хәйриячелек» халыкара үзәге җитәкчесе, «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты. 

22.07.2021

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев иске дин тотучылар чиркәве - Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе Покров кафедраль соборында булды.

Собор капка төбендә аны Мәскәү һәм бөтен Русь Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве митрополиты Корнилий һәм Казан һәм Вятка Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве епискобы Евфимий каршы алды.

22.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында узды.

22.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 халыкара авиация-космос салонында катнашты. Авиасалон 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уза.

Татарстан Республикасыннан авиасалонда 18 оешма катнаша. Алар арасында - С.П. Горбунов ис. «Казан авиация заводы» - «Туполев» ГАҖ филиалы, «КМПО», «Казан вертолетлар заводы», «Турпар Аэро Групп», «Элекон заводы», «Казан агрегат заводы», КНИТУ-КАИ һәм башкалар.

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы узды. Тантаналы гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде.

21.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

21.07.2021

Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз янә үзенең төп рухи изге урыннарның берсенә әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чарада Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

21.07.2021

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстанга эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Битләр: << 581 582 583 584 ( 585 ) 586 587 588 589 590 >>