Яңалыклар

29.03.2011
Бу көннәрдә Казанда су ресурслары һәм аларны рациональ файдалану проблемалары хакында зур фикер алышулар уза. Татарстан башкаласында бүген “Чиста су” ΙΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм шул ук исемдәге конгресс ачылды. “Казан ярминкәсе”ндә чараларның тантаналы ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары киңәшчесе -“Россия су җәмгыяте” Идарә рәисе Александр Катков, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. катнашында узды.
26.03.2011
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. ТР нефть, газ, химия комплексы үсеше өчен мөһим булган мәсьәләләр каралды.
26.03.2011
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ Директор Советының чираттагы утырышы узды.
26.03.2011
Бүген республикада авыл хуҗалыгы тармагында өстенле юнәлеш булып гаилә фермаларын төзү тора. Республика җитәкчелеге тарафыннан 2015 елга аларның санын 1000 гә җиткерү бурычы куелган. Бүген бу мәсьәлә ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелде.
26.03.2011
Агымдагы ел башыннан март ахырына кадәр Татарстанда 500 мең кв. метр мәйданда торак сафка басар дип көтелә. Бу еллык биремнең 21 проценты булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
25.03.2011
Татарстан Республикасы белән Финляндияне инновацияләр кертү һәм куллану максаты берләштерә. Бу хакта бүген Финляндия Республикасына эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
25.03.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Лахти шәһәрендәге табигый энергия чыганакларын өйрәнүче үзәктә булды.
24.03.2011
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу “Исламия” Татар мәдәни-дини үзәгендә узды.
24.03.2011
Бүген очрашуда Финляндия Президенты Тарья Халонен белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә Россиянең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе буларак Татарстанның Финляндия белән мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикерләште.
24.03.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Финляндия башкаласы – Хельсинкига килде.

Битләр: << 2021 2022 2023 2024 2025 2026 2027 ( 2028 ) 2029 2030 >>