Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы турысындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында тардицион Шигырь бәйрәме булды.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда уздырылган төп чараларның берсе буларак, анда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. рәсми даирәләр, төрле ил кунаклары, әдәбият-сәнгать әһелләре килде, халык күпләп җыелды. Аерым алганда, ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләү һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзе белән халык алдына чыккан З.Вәлиева ТР Президенты тарафыннан имзаланган 2011 елга Г.Тукай исемендәге 4 Дәүләт премиясе бирелү турындагы 240 нчы Указны укыды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан киң җәмәгатьчелеккә котлау белән мөрәҗәгать итте.