ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Ford” компаниясе һәм “Соллерс”ААҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты. Яклар “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Ford” автомобильләрен җитештерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләсен карады.
29 апрельдә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты узачак. Республиканың 9 шәһәрендә үткән фестивальнең сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, 18-22 апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналга 3300 егет һәм кыз чыккан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, башкаручы директор Ландыш Шәрәфетдинова сөйләде.