Яңалыклар

11.05.2011
Бразилия бизнес-делегациясе танышу визиты белән Татарстан Республикасына килергә мөмкин. 10 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бразилия икътисади үсеш министры урынбасары, «ApexBrasil» агентлыгы башкаручы директоры, WAIPA президенты Алессандро Тейшера белән очрашуы вакытында әлеге визитны оештыру хакында сүз барды.
10.05.2011
Татарстан җитди икътисади потенциалга ия. Ләкин әлегә аның хакында дөньяда аз беләләр. Дубайда AIM-2011 форумы ачылышыннан соң, бүген ММЧ сорауларына җавабында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
10.05.2011
Россиянең икътисади үсештә булган төбәкләренең берсе буларак, Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген тышкы сәүдә министры Лубна бинт Әл Касыйми белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
10.05.2011
“Казан” тимер юл станциясе белән “Казан” халыкара аэропорты арасында интермодаль пассажирлар ташу проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура төзелеше 2012 елның 31 декабренә тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов җиткерде. Универсиадага кадәр әлеге аралыкта интермодаль пассажирлар ташуны оештыру хакында сөйләшүгә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Горький тимер юлы җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев килгән иде.
09.05.2011
Бүген ТР җитәкчелеге, Татарстан башкаласының Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасы янында, хәрбиләр хасил иткән коридор аша үтеп, Бөек Ватан сугышында фашизмны Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Мәңгелек ут янында башланган тантанада катнашты.
09.05.2011
Кадерле татарстанлылар! Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз елъязмасына зур тантана һәм матәм көне, азатлыкны яклап калу һәм яңа тормышка аяк басу дәвере буларак кереп калды. Бу – даны тоныкланмас бәйрәм, ул фашизмны тар-мар иткән бөек илебезнең һәрбер гражданы өчен изге һәм аңлаешлы. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнарга, дошманнан үч алу өчен тылда армый-талмый дәһшәтле корал җитештергән фидакарьләргә булган чиксез рәхмәт хисләребез күңелләребездә кабат яңара.
09.05.2011
Бүген иртән Казанның Арча зиратында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның каберлекләренә чәчәкләр һәм венок салу тантанасы булды.
07.05.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгы Татарстанның Аксубай, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
07.05.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын үз вакытында һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итә алмаучыларны тәнкыйть утына тотты.
07.05.2011
Бүгенге көндә Татарстанда 776 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 32,5 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017 2018 2019 ( 2020 ) >>