Татарстанда кризиска каршы юнәлтелгән программаны гамәлгә ашыруга 810 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның федераль бюджеттан 40 процент траншы республика кулына кергән һәм аның 178,8 млн. сумы инде сарыф ителгән, Татарстан бюджетыннан әлеге максатка 27,7 млн. сум тотылган. Алга таба ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы калган 60 процент акчаны сорап алу буенча эш алып бара.
2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә узучы 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты утырышында Уеннарны үткәрүнең вакыты расланды.
2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек графиктан алда бара. Бүген Казанда Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, 2013 елгы Универсиаданың Оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.